ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үзизоляция вакытында халыкка читтән торып мәгълүмат җиткерү ысулларын файдалана

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иснпекциясе Арча территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина кулланучыларга Арча радиосы дулкыннары аша мөрәҗәгать итте. Аның чыгышында кулланучылар еш очраша торган четерекле сорауларны хәл итү юллары, сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучының нинди хокукларга ия булуы, кулланучы хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат яңгырады. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре үзизоляция вакытында да читтән торып белгечләр белән элемтәгә кереп булганын искәртте: WhatsApp кушымтасы аша 8-987-297-15-87 номерына хәбәр юлларга мөмкин (хәбәрдә исем-фамилия, адрес һәм сорауны язарга кирәк).

 Арча территориаль органы Арча шәһәре, Банковская урамы 2а йорты адресы буенча урнашкан. “Кайнар линия” телефон номеры: 8(84366) 3-28-93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International