Дөньядагы эпидемиология халәте белән бәйле рәвештә азык-төлек кибетләре һәм даруханәләрдән тыш сату объектлары ябылды. Кибет һәм базарларда сәүдә итү туктатылды. Теге яки бу товарны кулга тотып карап сайлау мөмкинлеге булмаганда кулланучыларга нишләргә?
Бу вакытта безгә ярдәмгә читтән торып сатып алу алымы килә. Интернет-кибетләр өчен, аннан сатып алынган товарларны китереп бирүчеләр өчен бернинди дә чикләүләр юк.
Алдан читтән торып товар сату төшенчәсен аңларга тырышыйк.
Дистанцион рәвештә товар сатып алу сатучы тәкъдим иткән товарлар белән рәсем, аңлатма, буклет, журнал, прайс аша танышып килешү төзү дигән сүз.
Читтән торып товар сатып алу «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы 26.1 маддәсе нигезендә яклана.
Дистанцион рәвештә алкоголь продукцияләре, Россия Федерациясе законы нигезендә ирекле сату тыелган товарлар алу тыела. Бу товарларга сугыш кораллары, психотроп һәм наркотик матдәләр, этил спирты, шартлаткыч матдәләр, шифр техникасы, рентген җиһазлары, радиоактив материал калдыклары керә.
Россия Федерация территориясендә кыйммәтле металлдан яки кыйммәтле ташлардан эшләнгән сертификацияләнгән бизәнү әйберләре сату рөхсәт ителә.