Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Яңа вирус таралу куркынычы вакытында бу – мәҗбүри чара. Читтән торып үз сорауларын Әлмәт, Казан шәһәре кулланучылары бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.
Мисал өчен, бер эшмәкәр вакыты чыккан лицензияне акча түләп озайткан. Ә 2020 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Хакимиятенең “2020 елда эшчәнлек рөхсәтен һәм эшчәнлек рөхсәтенә карата башка үзенчәлекләрне озайту” (3.04.2020 №440) карары үз көченә керде. Аның нигезендә 2020 елның 15 мартыннан 31 декабрьгә кадәр вакыты чыккан (чыгачак) вакытлы лицензияләрне (шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү эшчәнлеге алып баруга да) 12 айга кадәр озайта.
Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында вакыты чыккан лицензияләр автомат рәвештә 12 айга кадәр озайтыла.
Лицензия вакытын озайту турында гариза язу таләп ителми.
- Бу очракта миңа нинди киңәш бирә аласыз? – дигән сорау бирелде Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә.
Җәүдәт Әхмәтханов үз исеменә түләнгән акчаны кире кайтаруны сорап гариза язарга киңәш итте. Аның нигезендә эшмәкәр тарафыннан түләнгән акча кире кайтарылачак.