Татарстан Республикасында 2020 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 ндә дөнья күргән 122 номерлы карары нигезендә, “кега” тарнспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы маркировкалау буенча сынау (алга таба – Сынау) башланды.
«АБ ИнБев Эфес» АҖ һәм “Балтика” сыра кайнату компаниясе” ҖЧҖ Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменә Сынау вакытын кичектерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин Сынауда катнашучыларның күпчелек өлеше аны тормышка ашыра башлау сәбәпле, һәм анда катнашуның ирекле икәнлеген исәпкә алып, мөрәҗәгать итүчеләрнең тәкъдимнәре кабул ителмәде. Димәк, Сынау үткәрү вакыты һәм алымнары үзгәрешсез калды.
2020 елның 1 июленә кадәр Сынауда катнашучыларга күчү вакыты тәкъдим ителде, аның дәвамында ваклап сатучы предприятиеләр “кега” транспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен махсус маркалар белән маркаланган килеш тә, маркасыз да алып сата башлый ала.
Россиядә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы күзәтелгәндә күчү вакытын кичектерү 2020 елның 1 июленә кадәр хәл ителәчәк.
Сынауга кагылышлы норматив документлар, вакыты һәм аны үткәрү тәртибе, башка кагылышлы материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында урнаштырыла: “Эшчәнлек” бүлеге, “Сыра маркировкалау буенча Сынау” бүлекчәсендә.
2020 елның 28 апреленә Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан сыра продукциясен җитештерүче 17 предприятие сыра марикровкалау өчен махсус маркалар (алга таба – махсус маркалар) ясау турында “Гознак” АҖ белән килешү төзегән инде. Алар арасында “Татспиртпром” АҖ, “Балтика” компаниясе, “Лысков сыра кайнату заводы” ҖЧҖ, “Булгарпиво” ААҖ, “Варница” ҖЧҖ һәм башкалар. Моннан тыш, тагын берничә килешү имзалау стадиясендә.
11 җитештерүче-предприятие 277,0 мең данә махсус маркаларны алган инде. Якын араларда маркалаштыру процессы башлануы көтелә, аннан соң маркаланган продукция күмәртәләп сатуга һәм ваклап сатуга чыгачак.