Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый: Түбән Кама территориаль орган җитәкчесе читтән торып гражданнарны кабул итте

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе таралау куркынычы вакытында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Ришат Нәфыйков гражданнар кабул итүне онлайн рәвештә дәвам итә. Эшләү вакытында видеоконференция элемтәсе, кесә телефоны, электрон почта, телефон кебек заманча технологияләр кулланыла. Бүген гражданнарны кабул итү WhatsApp кушымтасы аша башкарылды (8 987-290-37-69 телефон номеры аша). Шалтыратып элемтәгә чыгучыларга алкоголь продукциясе сату һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә яңгыраган сорауларга төпле җаваплар бирелде. Халыкны даруханәләрдә махсус битлекләр булмау, азык-төлек булмаган товарларга бәяләр арту борчый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International