ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр башлыклары белән ай саен үткәрелә торган киңәшмә узды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.

2020 нче елның март аенда алкоголь базарының торышы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова 2020 елның беренче кварталында гражданнардан килгән хатлар һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә йомгак ясады.

Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм территориаль органнар урнашкан биналардагы янгын куркынычсызлыгы торышы белән таныштырдылар. Алга таба Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш Комиссиясе утырышы карары турында сүз барды.

Административ һәм суд практикасы бүлеге җитәкчесе Борис Эйдинов 24.04.2020 дөнья күргән №145 Федераль законның үз көченә керүен игълан итте.

Контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина 2019 нчы елда уздырылган киңәшмәләр карарларын үтәү нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International