БДАМС системасында теркәлмәгән килеш сыра продукциясен сату белән шөгыльләнгән бер төркем эшчәнлеге туктатылды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 28 апрелендә  Татарстан Ресспубликасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча ЭЭИ коррупциягә каршы һәм икъдисад куркынычсызлыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Жигулевское в розлив» сырасын контроль сатып алу үткәрде. Әлеге продукция Казан шәһәре, Магистральная урамы, 4 йорт адресы буенча һәрберсе 30 литрлы булган 48 ПЭТ кегада җитештерелгән. Гомуми күләме 1440 литр. Әлеге продукция сатудан алынган һәм складка илтелгән. Хәзер тикшерү документлары КУСП ТР буенча ЭЭИ нең УБЭП бүлегендә теркәлгән. Соңрак алар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәреләчәк. Шулай итеп, БДАМС системасында теркәлмәгән килеш сыра продукциясен сату белән шөгыльләнгән бер төркем эшчәнлеге туктатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International