Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган “Кега” тарнспорт савытында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы маркировкалау буенча сынау кысаларында, “Татспиртпром” АҖ нең “Белый кремль” сыра кайнату заводы” филиалында сыра “кег”ларын махсус маркалар белән маркалау башланды.
2020 елның 30 апрелендә 2700 литр күләмендә «Щедрая варка» сырасының беренче партиясе әзерләнде һәм маркалаштырылды. Һәрберсе 30 литрлы булган 90 сыра “кег”ына маркалар ябыштырылды. Якын көннәрдә маркалаштырылган продукция республиканың сәүдә челтәренә чыгачак.