Үзизоляция вакытында өлкән буын вәкилләренә файдалы мәгълүмат җиткерелә

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге  хезмәткәрләре “Изгелек” үзәгендә  даими рәвештә кулланучылар хокукын яклау темасына чаралар үткәрә. Кайсебер чикләүләр сәбәпле “Изгелек” үзәге хәзер халыкны кабул итми. Әмма бу кулланучылар хокукын яклау буенча мәгълүмат җиткерү туктатылды дигән сүз түгел: Инстаграм челтәре аша өлкән буынга файдалы киңәшләр бирелде. Онлайн-аралашу вакытында “Интернеттан сатып алу үзенчәлекләре турында” сөләштеләр. Бу тема очраклы сайланмады, чөнки хәзер читтән торып сатып алу актуаль. Тыңлаучыларга, товарны китереп биргәндә товар турында тулы мәгълүмат бирелергә тиешлеген искәрттеләр. Кулланучы, товар килеп җиткәнче теләсә кайсы вакытта аннан баш тарта ала, килеп җиткәч – җиде көн дәвамында товарны кире кайтару мөмкинлегенә ия. Әгәр дә товар турында язма рәвештә мәгълүмат җиткерелмәсә, бу вакыт утыз көнгә кадәр озайтыла. Товарның тышкы кыяфәте, документлары сакланган булырга тиеш. Документлар булмаган очракта товар сатып алуны исбатлаган башка вариантларны кулланырга була. Товардан баш тарткан очракта, сатучы, китереп бирүгә тотылган чыгымнарны исәпләмәгәндә, товар бәясен, ун көннән дә соңга калмыйча, тулысынча кайтарырга тиеш.  

Тыңлаучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына читтән торып мөрәҗәгать итү алымнарын искәрттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International