Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне җәлеп итмичә үткәрелгән контроль чаралары дәвамында, Татарстан Республикасы Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 6 маенда, Чистай шәһәре, Тукай урамында урнашкан сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату вакыты үтәлмәү фактын ачыклаган: сатучы 9 сәг 05 минутта сыра сата.
Моннан тыш, тикшерү вакытында кибеттә сатылган сырага тиешле документлар һәм сертификат булмау ачыкланган. Бу кибеттә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять БДАМСка тоташтырылмаган, сыраны ваклап сату күләме турында декларация тапшырылмый. Бу кимчелекләр алкоголь продукциясен исәпкә алу тәртибен бозу дип санала. Закон нигезендә сәүдә үзәгеннән 119,7 литр күләмендә 5 исемдәге сыра тартып алынган. Тикшерү материаллары административ хокук бозу эше буенча тиешле органнарга тапшырылган.