2020 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, этил спиртында эшләнгән «Монастырский сбор» антисептик чарасын контроль сатып алу үткәрелгән. Контроль чара вакытында гомуми күләме 340 литр булган 2017 флакон тартып алынган. Шулай итеп, тиешле лицензиясе булмаган килеш спиртлы продукция әйләнеше белән шөгыльләнүче төркем эшчәнлеге туктатылган. Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.17 статьясының 3 өлеше буенча административ җаваплылык (тиешле лицензиясе булмаган килеш спиртлы продукция җитештерү яки әйләнеше) каралган.