Ел саен сугышны күргән ветераннар саны кими бара, сугыш елы вакыйгалары бездән ераклаша.
Бөек Җиңү – бөтен халык бәйрәме, аны Россиянең һәрбер гаиләсе дә билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы, Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, берничә чарада катнашты.
Хезмәткәрләр Тукай районы Күперле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәншин Сәетгәрәй Сафа улын котладылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина ветеранга иң изге теләкләрен җиткерде:
- Сез, хөрмәтле ветеран, сафта булганда, безгә үрнәк алырга, балаларыбызга, оныкларыбызга үрнәк итеп сөйләргә мөмкинчелек бар. Сезнең алда баш иябез! Сезгә, якыннарыгызга исәнлек телим!
Киләчәк буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиләү максатында, Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре үз балалары белән Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җырлар-шигырьләр ятлады, аларның чыгышлары ведомствоның социаль челтәрләрендә урын алды.
Шулай ук, Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре онлайн форматта үткәрелгән “Үлемсез полк”, “Җиңү тәрәзәләре” акцияләрендә дә актив катнашты.