РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның (алга таба – Закон) 5 маддәсенең 6 өлеше нигезендә, товарны эшләтеп чыгаручы (башкаручы) товарга (күрсәтелгән хезмәткә) гарантия вакыты билгеләү хокукына ия.
Гарантия вакыты – ул товарда (күрсәтелгән хезмәттә) җитешсезлекләр килеп чыккан очракта җитештерүче (башкаручы), сатучы тарафыннан югарыда күрсәтелгән Законның 18 һәм 29 маддәләрендә күрсәтелгәнчә кулланучы таләпләрен үтәү вакыты.
Гарантия вакыты дәвамында товарда җитешсезлекләр табылганда, сатучы бу йөкне үз өстенә алырга хокуклы. Бу вакытта сатучы белән сатып алучы арасындагы килешү нигезендә гарантия вакыты билгеләнә. Җитештерү тарафыннан куелган гарантия вакыты, Закон нигезендә киметелергә мөмкин түгел.