Без ветераннар алдында бурычлы

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Һәр гаилә өчен дә 9 май – мөһим бәйрәм, чөнки Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләп үтмәде. Бу көнне ветераннарны котлау, аларга шатлык һәм бүләкләр өләшү матур гадәт.

Бу елда коронавирус белән бәйле рәвештә, ветераннарны котлау форматы үзгәрешләр кичерде. Алдагы елларда ветераннар шәһәр мәйданчыкларына концертларга чакырылса, бу юлы концертлар үзләре ветераннар ишегалдына килде. Сарман районында эшләп килүче “Жасмин” бию төркеме районның Рантамак авылы ветераннарын котлады. Төркемдә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вагизованың кызы Әдилә катнашты. Ветераннарны өйләренә килеп котлау – матур күренеш. Кызганыч, ветераннар саны елдан ел кими бара. Безгә шуны истән чыгармаска кирәк: үз гомерләрен кызганмыйча тынычлык өчен көрәшкән каһарманнар алдында без мәңгелек бурычлы.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International