Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, онлайн форматта үтүче “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен 7 ветеран һәм тыл хезмәтчәне турында мәгълүмат туплады.
Хезмәткәрләрнең балалары Бөек Ватан сугышы турында җырлар һәм шигырьләр әзерләп, ул чыгышлар Интернет челтәренә урнаштырылды.
Территориаль орган җитәкчесе Александр Панов, Чистай шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, 90 яшьлек Исламия Шәйдулла кызы Камалованы Җиңүбәйрәме белән котлады. Ул ветеранга сугыш елларындагы авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек теләде.