Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырды.
Мондый күргәзмә ел саен оештырыла һәм аның максаты Ватанны саклаган совет солдатлары каһарманлыгын мәңгеләштерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аларда сугыш геройлары белән горурлану хисләре уяту, Россиянең хәрби-тарихи истәлеген саклау.
Рәсемнәр бәйгесендә катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүгенге тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы каһарманнары тарихын хәтерлибез. Ватанны саклаган миллионлаган герой алдында баш иябез. Мәңгелек дан аларга!