2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина алып барды. Чарада авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов катнашты. Гражданнарны кабул итү турында белдерүләр аша һәм авыл халкы катнашкан WhatsApp кушымтасында төркем аша хәбәр иттеләр.
Халыкны төрле сораулар, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларда, аяк киеме, җиһаз һ.б. җитешсезлекләр килеп туган очракта кулланучы хокуклары турындагы сораулар борчый.
Шуның белән бергә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне арттыру максатыннан, җирле үзидарә органнары белгечләре өчен семинар үткәрелде.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, шулай ук мәгълүмати буклетлар тапшырылды.