Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2020 ел, №122 карары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган «кега» транспорт тарасында сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха маркировкалау буенча Эксперимент дәвам итә.
2020 елның 18 маена Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән сыра продукциясе җитештерүче 18 предприятие «Гознак» АҖ белән «кега»транспорт тарарында җитештерелә торган сыраны маркировкалау өчен махсус маркалар әзерләү турында килешүләр төзеде. Моннан тыш, кайбер килешүләр кул кую стадиясендә.
382,0 мең данәдән торган махсус маркаларны республика һәм Россиянең башка субъектларыннан 13 предприятие алган инде.
«Татспиртпром» АҖ филиалы «Ак кремль «сыра кайнату заводы» нда маркировкалау процессы 2020 елның 30 апрелендә башланды, гомуми күләме 2700 литр тәшкил иткән 90 «кег» сыра " маркировкаланган. Күпләп сату челтәренә маркировкаланган продукция төяп озатылды, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС), күпләп һәм ваклап сату оешмаларының склад мәгълүмат системаларында чагылдыру процедуралары эшләнә.
«Болгарпиво» ААҖ махсус маркалар сатып алды. Маркалардан мәгълүмат алу өчен җиһазларга заказ бирелгән, аны алып урнаштыру көтелә. Тестлар нигезендә программа белән тәэмин итү эшенә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертелә, предприятие эчендә махсус маркалар төшерү һәм әйләнеш буенча регламентлар эшләнә. 2020 елның 1 июленә «Болгарпиво» ААҖ сыраның беренче партиясен маркировкалау процессын башларга ниятли.
Татарстан Республикасының сыра продукциясе базарында катнашучыларның барысына да (җитештерүчеләргә, күпләп сату оешмаларына, ваклап сату оешмаларына, шәхси эшмәкәрләргә) махсус маркалар белән маркировкаланган сыра продукциясен БДАМСта чагылдыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиешле программага тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк.
БДАМСның функционалы тест һәм продуктив контурда эшләп бетерелгән. Яңартылган УТМ модульләре БДАМС системасын кулланучылар өчен шәхси кабинетта яки сылтама буенча: http://egais.ru/files/silent-setup-4.0.2-b1898-test_2.exe
http://egais.ru/files/silent-setup-3.0.8-b1274.exe
Исегезгә төшерәбез, эксперимент үткәрүгә кагылышлы барлык мәгълүмати материаллар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Гознак» АҖ белгечләренең контакт мәгълүматлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «эшчәнлек» («сыра маркировкалау буенча Эксперимент»бүлекчәсе) бүлегендә урнаштырылган.