Әтнә районы Күбән авыл җирлегендә яшәүчеләр белән читтән торып аралашу узды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Әтнә муниципаль районының Күбән авыл җирлегендә гражданнарны видео-элемтә чаралары аша кабул итү оештырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашты.

Видео-элемтәгә чыгучылар сыйфатсыз товар сатып алган очракта, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика үткәрү сроклары, төп ремонт вакытында алмаштырылган товарны бирү һ. б. турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Барлык сорауларга да гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International