Әлмәттә киңәшмә

2013 елның 12 гыйнвары, шимбә
Быелның 11 гыйнварында Әлмәттә хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә “2012 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эшчәнлеге”, “Хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау”, “Алкоголь базары өлкәсендәге гамәлдәге законга 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр” дигән темаларга фикер алышу булды. Киңәшмә Әлмәт муниципаль районы башлыгы  М. Салихов, Әлмәт муниципаль районы җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары А.Каюмов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе М.И.Михеева, шәһәрнең контрольлек итү һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында уздырылды.
Киңәшмәдә күп кенә мәсьәләләргә, аерым алганда, балигъ булмаганнарны сыра һәм хәмерле эчемлекләр куллануга җәлеп итү; җирле җитештерүчеләрнең үз товарларын халыкка таныту эшен көчәйтү; Әлмәт районында хәмер продукциясенә бәйле вәзгыять; кулланучылар базарында төрле бозуларны киметү; технологияне бозу нигезендә җитештерелгән сыйфатсыз, ялган товарлар әйләнешенә юл куймау; алкогольле продукцияне сату өлкәсендә гамәлдәге закондагы яңалыклар мәсьәләләренә кагылып үтелде.
Мондый киңәшмәләрне даими үткәрү узган елның ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат айлыгына багышланган киңәшмәдә планлаштырылган иде. Чөнки әлеге мәсьәләләр – бик актуаль, һәм алар, шул исәптән кулланучыларны һәм хуҗалык итүче субъектларны кулланучылар законнарын тормышта куллану мәсьәләләре буенча агарту, халык алдында төрле чаралар үткәрү хисабына куллану базары өлкәсендә төрле бозуларны  кисәтү һәм минимальләштерүгә юнәлдерелгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International