Балтач районы Югары Субаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 20 маенда Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде. Әлеге чараның максаты: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау. Авыл халкы техник яктан катлаулы товарларның сыйфаты, кулланучылар базары өлкәсендә үз хокукларын бозу очрагында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында күп санлы сораулар бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова бу көнне кабул итүгә килгән халыкка җентекле аңлатмалар бирделәр. Шулай ук гражданнарга кирәк булган очракта мөрәҗәгать итү өчен территориаль органның контактлары да бирелде.

Ахырда шуны әйтәсе килә, әгәр үзе теләмәсә, авыруны дәвалау мөмкин түгел. Кулланучылар белән дә нәкъ шулай: үз хокукларын якларга теләмәгән кулланучыга ярдәм итеп булмый.  Шуңа күрә, хөрмәтле кулланучылар, уяу булыгыз, үз хокукларыгыздан һәм белгечләр ярдәменнән баш тартмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International