Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында чаралар комплексы узды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.

Чаралар барышында территориаль орган җитәкчесе авыл гражданнарын кабул итте, кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирде, бүлек хезмәткәрләре авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар һәм «Алып Хан» сәүдә йортында кизү оештырылды. Шулай ук «КФҮ» ДБУ, «Азалия», «Альянс», «Арыш Мае», «Виктория» һәм «Кояш» кибетләрендә консультация өстәлләре оештырылды.

Чаралар санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп узды. Консультация барышында гражданнарга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышу һәм белемнәрен арттыру өчен буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International