Бу мәсьәләне хәл итүдә барысы да савыт-саба эшләнгән материалдан тора. Ни өчен материал шулай мөһим?
Эш шунда ки, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган “Күләме, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектациясе туры килмәгән азык-төлек булмаган товарлар Исемлеге” (алга таба Исемлек) гамәлдә.
Исемлекнең 6 пунктында «Тулысынча яки өлешчә полимер материаллардан әзерләнгән азык-төлек продуктлары өчен кулланыла торган (азык-төлек продуктларын саклау һәм күчереп йөпртү өчен кулланыла торган савыт-саба һәм төрү материаллары (шул исәптән бер тапкыр куллану өчен)" күрсәтелгән.
Анда аңлатылганча, тулысынча яки өлешчә полимер материаллардан җитештерелгән тиешле сыйфатлы савыт-саба кире кайтарылмый яки алыштырылмый. Полимер ул пластик. Һәм, әйтик, кастрюльнең тоткычлары пластиктан эшләнгән икән, аны кире кайтарып булмый дигән сүз.
Пыяла, керамик һәм металлдан эшләнгән савыт-сабаны, тиешле сыйфатларга ия булса да, аны кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 25 статьясы 1 пункты (алга таба Закон) нигезендә, сатып алучының, күләме, габариты, фасоны, төсе яки комплектациясе туры килмәгән очракта, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру яки кире кайтару хокукы бар.
Моныңөчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:
* Сатып алганнан соң 15 көн дәвамында;
* Товар кулланышта булмаган, аның товар төре һәм куллану үзлекләре сакланган;
• Фабрика пломбалары һәм ярлыклары сакланган;
Әгәр бу таләпләр үтәлсә, Законның 25 статьясындагы 2 пункты нигезендә товарны алмашу һәм кире кайтару мөмкин.