Кулланучылар хокукларын яклау товарлар (эш, хезмәт күрсәтү) куркынычсызлыгын, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәүне контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәмәгән өчен хокук бозучыларга карата җаваплылык чараларын куллану буенча хокук бирелгән дәүләт органнары тарафыннан яклана. Кулланучылар хокуклары дәүләт органнары системасына керми, әмма әһәмияте бәяләп бетергесез булган җирле үзидарә органнары тарафыннан да якланырга тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү һәм кулланучылар белеме мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан, даими рәвештә гражданнарны кабул итү оештыру зарур.
Шулай итеп, 2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев катнашында шушы җирлектә яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 Карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.