Чәчтарашханәне дөрес сайлау - көткән нәтиҗә алу нигезе

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар һәм гражданнар өчен күчмә чаралар үткәрде.

Көткән нәтиҗәгә ирешү - чәчтарашханә яки матурлык салонын дөрес сайлаудан гына тормый. Моның өчен үз хокукларыңны, шулай ук әлеге эшчәнлек өлкәсен җайга салучы норматив-хокукый актларны белү дә кирәк. Шулай итеп, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Талипова М.Я. шәхси эшмәкәр чәчтарашханәсендә осталар һәм аның клиентлары өчен барлык хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында законны үтәү өчен кирәк булган мәҗбүри документлар исемлеге: РФ Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы, «Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында»15.08.1997 ел, № 2015 карары турында мәгълүмат бирде.

Чәчтарашханәнең (матурлык салоны) элмә тактасында оешманың фирма атамасы (исеме), аның урнашу урыны (юридик адресы) һәм эш режимы кебек мәгълүматлар мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш. Чәчтарашханәләрдә күрсәтелә торган хезмәтләргә бәяләрнең прейскуранты булмау яки аны бирмәү күзәтелә.Хезмәт бәясе турында, гадәттә эшне тәмамлагач һәм, кагыйдә буларак, телдән генә әйтелә. Бу гамәлдәге закон кысаларына туры килми. Шул сәбәпле, кулланучыга хезмәт күрсәткәнче үк әлеге мәгълүматны башкаручыдан соратып алырга кирәк.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 4 маддәсе нигезендә, башкаручы сыйфаты килешүгә туры килгән хезмәт күрсәтергә тиеш. Әгәр кешегә күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлекләре яки килешү шартларыннан башка җитди чигенүләр ачыкланган булса, кулланучы хезмәт күрсәтү турындагы килешүне өзәргә хокуклы. Кулланучы таләбе буенча башкаручы шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабын бирергә тиеш, анда кулланучы күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатына карата претензияне калдыра ала.

Профилактик чаралар үткәрү барышында барлык катнашучыларга да кулланучылар өчен белешмәлекләр, газета өләшенде, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International