200 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренең Казан шәһәренең бер сәүдә объектында закон бозу очраклары турында фактны тикшерү буенча чираттагы сәфәре уңыш белән тәмамланды. Хокук бозу турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» бүлегендә чагылдырылган иде.

Стационар булмаган объектта «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»гы 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 маддәсе  таләпләрен бозып, алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату гамәлгә ашырылган. Моннан тыш, аның әйләнештә булу легальлеген раслый торган алкогольле продукциягә товар-озату документлары булмаган. Димәк, БДАМСта ваклап сатуны исәпкә алу гамәлгә ашырылмый дигән сүз.

200 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Административ тикшерү тәмамланганнан соң, материаллар, җәза чараларын билгеләү һәм әйләнештән алынган алкогольле продукциянең язмышын хәл итү өчен, судка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International