Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итте

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән әңгәмә барлык саклану чараларын да төгәл үтәп башкарылды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесендә кабул итүдә Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә яшәүчеләр катнашты. Сораулар кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле һәм спиртлы продукция сатуны лицензияләү өлкәсенә кагылышлы иде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде, кайбер кулланучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең башкаручы адресына дәгъва язуда ярдәме тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International