Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән киңәшмә узды.
2020 елның I кварталы һәм апрель ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасының алкоголь базары характеристикасы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.
Аннары, онлайн режимда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары башлыклары чыгыш ясады.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Казан территориаль органының практик эшчәнлегендә коррупциоген хәлләр исемлеген куллану формалары һәм нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова бүлү ситуацион үзәгенең эшчәнлеге һәм аны камилләштерү чаралары турында сөйләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина структур бүлекчәләр җитәкчеләре тарафыннан киңәшмәләрнең карарлары үтәлеше турында хисап тотты.