Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрне видео-кабул итү

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Видео-кабул итү барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Әхмәтгалиева Римма Мөнәвир кызы, Чаллы ш., “Славный” ҖЧҖ.
Сорау: Алкогольле продукциягә лицензия алу өчен билгеләнгән документлар исемлегендә салымнар буенча бурычларның булмавы турында белешмә юк. Алкоголь инспекциясе, бурычлы булуым турында салым инспекциясеннән алынган җавапка таянып, миңа лицензия бирүдән баш тарта аламы?
Марченко И.А.: Лицензияләүче орган документларга экспертиза ясаганда, ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында салым органына запрос җибәрә. Лицензиягә дәгъва кылучының салымнар түләү буенча бурычлы булуы турында җавап алынганда (хәтта бурыч күләме бик аз булганда да) лицензияләүче орган, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 19 статьясындагы 9 пункты нигезендә, лицензия бирүдән баш тартачак.
2. Егорова Татьяна Васильевна, Чаллы ш., “Бордо” ҖЧҖ.
Сорау: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентында, лицензияне озайтканда, документлар нигезендә, гариза гына тапшырырга кирәк, дип язылган. Теркәү палатасында теркәүгә алынган аренда килешүен тапшырырга кирәкмиме икән?
Марченко И.А.: “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 6 пункты нигезендә, оешма бу максат өчен шәһәрләрдә, милкендәге, хуҗалык алып баруы өчен, оператив идарәдәге яки арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил итәргә тиеш), гомуми мәйданы кимендә 50 квадрат метр булган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиеш. Әлеге закон нормасы 2012 елның 1 июленнән гамәлгә керде. Димәк, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия срогы 2012 елның 1 июленнән соң  гамәлдән чыккан очракта, лицензияләүче органга, бер елга яки аннан күбрәк вакытка төзелеп, билгеләнгән тәртиптә теркәлгән аренда килешүен тапшырырга кирәк.
3. Лапина Гөлнара Тимерҗан кызы, Чаллы ш., “Две звезды” ҖЧҖ.
Сорау: Павильон стационар буларак исәпләнелеп, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнсә, транспорт тукталышларында, АЗС- ларда урнашкан  мондый сәүдә объектларында сыраны ваклап сату буенча сәүдә эшчәнлеге алып барырга ярыймы?
Марченко И.А.: 2012 елның 1 июленнән сыра һәм аның нигезендә җитештерелгән сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә.
Шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының барлык төрләренең (гомуми файдаланудагы транспорт) тукталыш пунктларында, автозаправка станцияләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми (“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пункты).
4. Бодякшина Татьяна Александровна, “Дионис-Н” ҖЧҖ.
Сорау: Алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган гражданнарның массакүләм җыену урыннарын һәм зур хәвеф чыганакларының урнашу урыннарын кем билгели?
Марченко И.А.: “Алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган гражданнарның массакүләм туплану урыннарын һәм югары дәрәҗәдәге хәвеф чыганакларының урнашу урыннарын Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләү, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган кайбер оешмалар һәм объектлар территорияләре чикләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27 декабрь, 2012 ел, №1425 карары кабул ителде. Карар 2013 елның 19 гыйнварыннан гамәлгә керде.
Әлеге карарда расланган:
РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты) тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган гражданнарның массакүләм туплану урыннарын һәм югары дәрәҗәдәге хәвеф чыганакларының урнашу урыннарын билгеләү кагыйдәләре;
җирле үзидарә органнары тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган кайбер оешмалар һәм объектлар (балалар, мәгариф, медицина оешмалары, спорт объектлары, базар, вокзал һ.б) территорияләре чикләрен билгеләү кагыйдәләре.
5. Мозжаков Владимир Васильевич, Чаллы ш., “Пронто” ҖЧҖ.
Сорау: Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату өчен сәүдә объектына нинди таләпләр куела?
Марченко И.А. Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр бу максат өчен милкендәге, хуҗалык алып баруы өчен, оператив идарәдәге яки арендага алынган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә).
(“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 6 пункты).
6. Соловьева Наталья Александровна, Чаллы ш.
Сорау: Алкогольнең легальлеген һәм сыйфатын ничек тикшерергә?
Марченко И.А.: Иң элек алкогольле продукцияне бары тик алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган кибетләрдә генә сатып алырга кирәк. Алкогольле продукциянең легальлеген шешәсенең “кыяфәте” буенча тикшерергә була: легаль шартларда җитештерелгән аракы шешәсенең этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез итеп ябыштырылган була, бөкесе борылып йөрми, шешәсенә акциз маркасы яки федераль махсус марка ябыштырылган була. Шешә эчендә чит-ят әйберләр йөзеп йөрми. Сатучы сатып алучының беренче таләбе буенча ук сатып алучыга легаль продукциясенең товар-озату документларын – товар-транспорт накладноен, товар-транспорт накладноена белешмә (А һәм Б бүлекләр) яисә таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш.
Моннан тыш республика территориясендә сатыла торган барлык алкогольле продукциядә уникаль партия коды (УКП) була. Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциягә УПК шешә бөкесенә сугыла, ә республика территориясенә кертелгән продукциягә – штрихкоды өстендәге махсус наклейкага сугыла.  5-114-115 номерына шалтыратып (телефон тәүлек әйләнәсендә эшли), операторга шешәнең партия номерын әйткәч, оператор җавабын шешәдәге мәгълүматлар: продукция атамасы, аракыны шешәләргә тутыру датасы, шешәнең сыешлыгы, җитештерүчесе турында мәгълүматлар белән чагыштырыгыз. Мәгълүматлар туры килсә, продукция легаль әйләнештә дигән сүз. Сез телефон аша җиткергән партия номеры буенча мәгълүматлар булмаса яки булган мәгълүматларга туры килмәсә, мондый алкогольне сатып алмаска һәм бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар телефон”ы (8 843 278 92 79 – тәүлек әйләнәсендә эшли) аша хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук интернет аша алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү хезмәте күрсәтүдән файдаланырга  да була. Әлеге сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең рәсми порталында (uslugi.tatar.ru) һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында (tatalc.ru) урнаштырылган. Тагын шуны да искә төшереп үтәм: алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше очракларының һәммәсе турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефоны (8(8552) 71-43-03 аша җиткерергә була.
7. Гордеева Евгения Сергеевна, Чаллы ш., “Каравай” ҖЧҖ.
Сорау: 2012 елның 1 гыйнварыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләмнәрен декларацияләү кертелде. Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга лицензия алу мәсьәләсе буенча законга нинди дә булса үзгәрешләр кертелерме икән?
Марченко И.А. Көн кадагына суга торган сорау бу. Сыра һәм сыра эчемлекләре алкогольле продукция булып тора. Сырага, башка алкогольле продукциягә ничек булса – шулай, ваклап сату һәм куллану буенча шундый ук чикләүләр кагыла. Сыраны ваклап сату, башка алкогольле продукция кебек үк, декларацияләнә.
Дәүләт Думасына сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга лицензияләүне кертү буенча бик күп закон проектлары кертелә. Әмма бүгенгә бу мәсьәлә ачык кала.
8. Чернова Галина Николаевна, Чаллы ш.
Сорау: “Renault” компаниясенең Чаллы шәһәрендәге рәсми дилеры – “Транстехсервис” автосалоныннан автомобиль сатып аласым килә. Тик менеджерлар өстәмә опцияләр (мәҗбүри исемлеккә керми, шуңа күрә алар өчен аерым түләнелә) белән аптырата. Компания хезмәткәре раславынча, янәсе, алар генераль директор кушканны үти. Менеджерга һәм генераль директор боерыгына ничек тә йогынты ясап буламы?
Марченко И.А.: Сатучының чын мәгънәсендә законны санга сукмавы бу. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 16 статьясы нигезендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге РФ законнары яки башка норматив-хокукый актлары нигезендә билгеләнгән кагыйдәләргә туры килмичә, кулланучыларның хокукларын кыскан килешү шартлары, гамәлдә түгел, дип таныла. Моннан тыш бер иш товарларны (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) икенче бер товарлар (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) белән сатып алуны мәҗбүриләү тыела. Ягъни Сезнең нәкъ менә үзегезгә кирәкле товарларны гына сатып алуга хокукыгыз бар. Сезгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр Сезгә дәгъва хаты язарга булышачаклар. Таләпләрегез болай гына канәгатьләндерелмәгән очракта, Сез суд аша мораль зыянны компенсацияләүне һәм кулланучы файдасына 50 процент күләмендә штраф түләтүне таләп итә аласыз. Кыюлык һәм ныклык күрсәтсәгез, шәт, теләгегезгә ирешми калмассыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International