Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә маркировкаланган сыра продукциясен чагылдыру өчен программа белән тәэмин итүне эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент кысаларында БДАМСта, күпләп һәм ваклап сату оешмаларының исәп системаларында маркировкаланган продукцияне чагылдыру өчен программа тәэминатын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. ВКС режимында үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, «Татспиртпром» АҖ, «ЦентрИнформ» АҖ, «Облако» ҖЧҖ, «Прогресс» ҖЧҖ, «Интегрро» компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. "Росалкогольрегулирование" белән килештерелгәннән соң, экспериментта катнашучыларның барысына да җиткереләчәк БДАМСта маркировкаланган продукцияне чагылдыру методологиясен эшләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International