Аракы һәм сыраны законсыз саткан өчен төбәкләргә үз штрафларын билгеләргә рөхсәт итүләре бар

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесеннән алынган мәгълүматларга (15 гыйнвар) караганда, парламентчылар этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция, шулай ук сыра һәм аның нигезендә эшләнелә торган эчемлекләрне саткан өчен РФ субъектларына КоАП та билгеләнгән штрафлардан зуррак күләмдә административ штраф салырга рөхсәт итүне тәкъдим итә. Кайбер төбәкләрдә спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше, тәгаенләп әйткәндә, аны төнлә сату очраклары шуның кадәр күп ки, билгеләнгән нормаларны бозган өчен штрафлар законнар һәм нормаларны бозучыларны туктатырлык дәрәҗәдә түгел, дип борчуларын белдерә Дәүләт Думасы депутатлары.
Шуны да билгеләп үтик: хәмерне законсыз саткан өчен максималь штраф күләме 500 мең сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International