Документларсыз. БДАМСсыз. Сертификатсыз

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бәйләнешсез контроль чаралар үтәү барышында стационар булмаган сәүдә объектында сыра сату фактын ачыклады.

Әлеге сәүдә объектын карап тикшерү барышында шулай ук эшкуар тарафыннан сыра эчемлекләре әйләнеше һәм сату өлкәсендә шактый хокук бозуларга юл куйганын билгеле булды: объект стационар булмаган, БДАМСка тоташтырылмаган, әлеге сәүдә ноктасында җитештерелгән сыраның һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы документлар да юк.

28 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Административ тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар рәсмиләштереләчәк һәм чаралар күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International