Кулланучылар хокукларын аңлатабыз

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә, очрашу дәвамында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм таләпләре һәм аларны үтәү зарурилыгы аңлатыла.

2020 елның 3 июнендә Арча районы сәүдә объектларының берсендә сатучылар өчен аңлату чарасы үткәрелде.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.

Сатучы турында кулланучыларга тулы мәгълүмат бирү, кулланучылар өчен мәгълүмат почмагын рәсмиләштерү, продуктларның яраклылык срокларын, саклау температурасы режимының үтәлешен ныклы контрольдә тоту, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтелде.

Чара ахырында кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында мәгълүмат тупланган басма продукция тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International