Административ тикшерү хокук бозуларны ачыклады

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасында (uslugi.tatarstan.ru) гражданинның Түбән Кама шәһәре кибетләренең берсендә спиртлы сыеклык – «фанфурик» сатыла, шулай ук сыра тиешле документлардан башка гына сатыла дигән мөрәҗәгате урнаштырылды.

Мөрәҗәгатьтәге мәгълүматның административ хокук бозу вакыйгаларына бай булуын истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре административ тикшерү үткәрү турында кара кылды. Сәүдә объектында, моннан тыш, тагын 7 атамадагы сырага хосусый эшмәкәр тарафыннан товар-озату документлары тапшырылмаган, ә БДАМСка этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештергәндә яки әйләнештә исәпкә алганда билгеләнгән тәртиптә продукция кабул ителмәгән. Барлыгы 152 литр күләмендә алкогольле продукция (сыра, сидр һәм сыра эчемлекләре) тартып алынды. "Икеләтә билгеләнештәге" спиртлы сыеклыклар юк иде.

Ачыкланган хокук бозулар буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International