РФ Хөкүмәте алкоголь сату урыннарын чикләү эшен тикшерәчәк

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Алкоголь сату урыннарын чикләү буенча җирле үзидарә органнары эшенә ярты ел дәвамында мониторинг үткәреләчәк. Бу хакта, премьер-министр Дмитрий Медведевның Хөкүмәт башлыгы урынбасарлары белән киңәшмәсендә, вице-премьер Аркадий Дворкович сөйләде, дип хәбәр итә Россиянең Новости мәгълүмат агентлыгы.
“Алкоголь сату урыннарын чикләү буенча җирле үзидарә органнары эшенә, чикләүләрне кемнең ничек билгеләвен ачыклау өчен, ярты ел дәвамында мониторинг үткәреләчәк. Кирәк булганда, кабул ителгән карарга яки хәтта федераль законга да үзгәрешләр кертәчәкбез”, – дип билгеләп үткән вице-премьер.
“Моның ничек килеп чыгасын карарга кирәк. Чөнки биредә, бер яктан, барлык тыюларның дөрес итеп куелуы, икенче яктан, аларны чынбарлыкта тормышка ашырып булу-булмавы мөһим”, – дип билгеләп үткән вице-премьер.
РФ Хөкүмәте тарафыннан җирле үзидарә органнарының алкогольле продукция сатуны чикләүгә нигез итеп алырга тиешле критерийләре билгеләнүен искә төшерик. Мондый урыннар исәбенә хәвеф куркынычы зур булган объектлар, шул исәптән зур сәнәгать предприятиеләре, массакүләм акцияләр үткәрү урыннары, шулай ук мәгариф һәм медицина учреждениеләре, спорт корылмалары һәм шулар тирәсендәге территорияләр кертелгән.
Моннан тыш карарда территорияләр күләмен һәм чикләү вакытын билгеләү критерийләре тәгаенләнгән. Һәр төбәк минималь ераклыктан тайпылырга мөмкин, әмма күп дигәндә 30 метрга гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International