Теләче муниципаль районы Үзәк авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

2020 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар, аерым алганда, товар сатып алганнан соң бер атнадан соң сафтан чыкса, товарны алыштырганда аңа гарантия срогы озайтыла һәм яңадан башлана икән, нәрсә эшләргә кирәклеге, алдан түләнгән товарны китереп җиткерү сроклары үтәлмәгәндә нәрсәләр эшләргә кирәклеге һ.б. борчыды. Консультацияләр азык-төлек товарлары, алкогольле продукция, азык-төлек булмаган товарлар сату үзенчәлекләренә, интернет-сайтларга, кулланучыларның мошенниклар белән бәйле еш мөрәҗәгатьләренә, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсенә, күбесенчә көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча үткәрелде. Хезмәткәрләр тарафыннан тиешле күрсәтмәләр бирелде. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә әлеге хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Претензияләр үрнәкләрен, күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны табарга мөмкин булган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында хәбәр итеде. Шулай ук «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International