Кибеттә сатучылар өчен семинар үткәрелде, азык-төлек товарлары бәяләренә мониторинг ясалды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә. Шундыйларның берсе Алексеевск ш.т. бистәнең «Пятерочка» кибетендә оештырылды. 180 төр продукция буенча бәяләр мониторингы үткәрелде, шуннан соң кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча кибет хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырылды. Катнашучыларга "Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм таләпләре, аларны үтәү зарурлыгы аңлатылды.

Чара барышында барлык катнашучылар да үз сорауларына җаваплар алдылар, аларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International