2020 елның 10 июнендә, график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Авыл халкына алдан ук кабул итү турында белдерүләр аша хәбәр ителде һәм алар билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар белән хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында сатып алынган товарда җитешсезлекләр барлыкка килү, касса чегыннан башка товарны кире кайтару, таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту турында сораулар бирелде.
Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Территориаль орган тәҗрибәсеннән чыгып, гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм бу хокукларны тормышка ашыру тәртибе, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы статьяларына һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен раслау турындагы 19.01.1998 ел, №55 РФ Хөкүмәте Карары пунктларына таянып аңлатылды.
Кабул итүгә килгән барлык кешеләр дә рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашулар үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр. Чара ахырында “Вестник потребителя Татарстана” газетасы һәм буклетлар таратылды.