2020 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М. Егорова Питрәч муниципаль районының Пимер авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Казан территориаль органы җитәкчесе Пимер авыл җирлеге башлыгы Гиматдинов Р. Р. белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде:
- техник яктан катлаулы товарлар сатып алу турында;
- таләпләр кую сроклары турында;
- җиһаз ясау һәм китерү заказларын үтәү вакыты сакланмау;
- сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;
- сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлеккә дә таләпләр кую сроклары турында.
Гражданнарга өстәмә рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Кулланучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында төпле мәгълүмат бирелде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек тудыра.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.
Чараның һәр катнашучысына кулланучылар белемен арттыру өчен «кулланучылар өчен белешмәлек» буклетлары, “Вестник потребителя" газетасы өләшенде.