ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 57 флакон күләмендә спиртлы продукция тартып алды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

11.06.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре федераль челтәрнең Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан азык-төлек кибетендә контроль чаралары үткәрде. Чара вакытында составында  этил спирты булган “Лосьон косметический серебряное сияние” “Антисептический”  дип исемләнгән 57 флакон күләмендә спиртлы продукцияне ваклап сату факты ачыкланды. Әлеге продукция тартып алынды, административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International