Тиешле лицензиядән башка гына сатылган алкогольле продукция тартып алынды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәренең 9 нчы комплексында урнашкан сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 82,95 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.17.1 ст.2 ө., 14.6 ст.2 ө.буенча административ эш кузгатылды. Закон бозучы эшмәкәргә алкогольле продукцияне конфискацияләү белән бергә 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр административ штраф салу куркынычы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International