Кукмара районы Чарлы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2020 елның 16 июне, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Чарлы авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр. Әлеге чара кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән иде. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды. Алар нигездә техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга кагылдылар, халык азык-төлек товарларының сыйфаты белән кызыксынды. Кулланучылардан кергән сорауларга Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җаваплар бирелде.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, сатучылар, шәхси эшмәкәрләр өчен "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының төп моментларын аңлатып семинар-уку үткәрелде, шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре буенча 19.01.1998 ел,№55 РФ Хөкүмәте Карары белән расланган рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International