Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Үсмерләр һәм яшьләр арасында эчкечелекне, тәмәке тартуны кисәтү
2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Ни кызганыч, бүгенге яшьләр инде мәктәптә укыган чактан ук хәмер тәмен белеп үсә. Әйе, саннар нәкъ менә шул хакта сөйли. Моңа бәйле рәвештә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 2013 елда яшьләр арасында хәмер һәм тәмәке куллануны киметү буенча профилактика эшен дәвам иттерәчәк.
Бу бурычны тормышка ашыру максатыннан чыгып, территориаль орган белгечләре “Мәгариф идарәсе” МУ хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә лекцияләр, шулай ук күп кенә башка чаралар үткәрә.
Әйтик, быелның 21 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында муниципаль район территориясендәге гомуми белем бирү учреждениеләре һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә балигъ булмаганнарның алкогольле продукция, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен куллануларына (эчү) юл куймау мәсьәләсе тикшерелде.
Киңәшмә барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре балигъ булмаганнарга алкоголь саткан өчен штрафларның артуы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, хәзер Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертелгән: әлеге үзгәрешләр нигезендә үсмерләргә хәмер саткан өчен штрафлар ярты миллионга җитә (гражданнар өчен штраф – 30-50 мең сумга кадәр; вазыйфаи затлар, шул исәптән эшмәкәрләр өчен – 100-200 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен – 300-500 мең сумга кадәр).
Чыгыш ясаучы киңәшмәдә катнашкан эшмәкәрләрне,
әлеге хокук бозу системалы төс алган очракта сатучыга җинаять җаваплылыгы күздә тотыла,
дип кисәтте.
Сатучы, сатып алучының балигълык яшенә җитүенә шикләнгән очракта,
әлеге сатып алучыдан шәхесен раслаучы документын (шул исәптән чит ил гражданинының яки Россия Федерациясендә гражданлыкка ия булмаган затның шәхесен раслаучы документ) күрсәтүне (сатып алучының яшен белү өчен) таләп итүгә хокуклы.
Моннан тыш РФ КоАПта 20.22 статья буенча –балигъ булмаганнарның исерек хәлдә җәмәгать урыннарында күренүләренә җаваплылык каралган.
Уналты яшькә кадәрге балигъ булмаган затларның исерек хәлдә
урамнарда, стадионнарда, скверларда, паркларда, гомуми файдаланудагы җәмәгать транспортында, башка җәмәгать урыннарында
күренүләре, шулай ук сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләр, алкогольле һәм спиртлы продукция эчүләре, табиб кушуыннан тыш, наркотик матдәләр яки психотроп матдәләр, аңны томалый торган башка матдәләр кулланулары балигъ булмаганнарның ата-аналарын яки башка законлы вәкилләрен өч йөздән биш йөз сумга кадәр административ штрафка тартуга китерә.
Шул рәвешле бүген Россия Федерациясендә үсмерләр арасында эчкечелек фәкать медицина яки хокук саклау өлкәсенең проблемасы гына булудан туктап, дәүләтнең дә “баш авыртуы”на әйләнде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз