ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 2012 елдагы эшенә йомгак ясады

2013 елның 25 гыйнвары, җомга
2013 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2012 елдагы эшенә йомгак ясады һәм 2013 елда ведомство алдында торган өстенлекле бурычларны билгеләде. Кулланучылар базарында тотрыклылыкны саклап калу ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, гражданнарның 23823 мөрәҗәгатен (2011 елдагы белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк) карап тикшерде. Мөрәҗәгатьләрнең 87 проценты сәүдә өлкәсенә туры килә.
Кулланучыларга, судка кадәр тәртиптә низагларны җайга салу өчен, якынча 1200 дәгъва проекты төзүгә ярдәм ителде.
Алынган мөрәҗәгатьләрнең 87 проценттан артыграгы кулланучылар файдасына хәл ителде. Товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат дәрәҗәсе тиешенчә булмаган өчен барлыгы 34 миллион сумнан артыграк күләмдә акча судка кадәр тәртиптә кире кайтарылды.
2012 елда иттән ясалган пилмәннәргә, эчәргә яраклы суга, алкогольсез эчемлекләргә, ярымкаты сырларга куллану дегустацияләре уздырылды. Дегустацияләрдә Татарстан Республикасы, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 28 җитештерүченең продукциясе сыйфаты бәяләнде, тикшерелгән үрнәкләрнең кайберләренең составы, физик-химик күрсәткечләре ягыннан продукция төрелмәсендә күрсәтелгән параметрларга туры килмәве билгеләнде. Шул ук вакытта башлыча башка төбәкләрдән китерелгән продукциядә җитешсезлекләрнең күбрәк булуы ачыкланды.
Узган елда республиканың алты лабораториясе һәм “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы идарәсендәге белгечләренең уртак тырышлыгы белән Татарстанга кертелгән 6000 нән артыграк атамадагы 3 миллион 313 мең дал күләмендә алкогольле продукциягә тикшерү үткәрелде.
Барлыгы 870 мең литр күләмендә продукция (кертелгән продукциянең гомуми күләменең 2,6 проценты), ГОСТ, куркынычсызлык һәм легальлек таләпләренә туры килми, дип танылды. Бракка чыгарылган алкогольле продукциянең гомуми күләмендә виноградтан ясалган шәрабләр (43 процент), шәраб эчемлекләре (18 процент), коньяклар (13 процент), аракы (9 процент) иң зур өлешне алып тора.
2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары 3654 тикшерү һәм административ тикшерү үткәрде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1968.
2012 елда 2814 хуҗалык итүче субъектта гамәлдәге законны бозулар ачыкланды (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 1688). 2011 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гамәлдәге законны бозучы субъектлар санының 21 процентка артканлыгы билгеләнде. Барлыгы 3606 закон бозу очрагы ачыкланды (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү барышында – 1778).
2012 елда тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату очраклары күбәйде. 2011 елда мондый очраклар 90 га тигез булса, 2012 елда – 179. Асылда Чаллы һәм Казан эшмәкәрләре лицензиясез сәүдә итә (чама белән 120 очрак). Чаллыда лицензиясез эшчәнлек киоскларда һәм стационар булмаган җәйге кафеларда аз градуслы эчемлекләр (“джин-тоник”) сатуда ешрак очраса, Казанда кайбер эшмәкәрләр бу эшчәнлекне киң җәелдереп, системалы төстә шул бер үк сәүдә объектларында лицензиясез генә түгел, сыйфаты да шактый ук шикле булган алкогольле продукция сата .
Узган елда 6000 сәүдә объектында хәмерле продукцияне сату вакытын ничек үтәүләренә мониторинг уздырылды. Шуларның 911 ендә бозулар ачыкланды.
2012 елда чама белән 5 миллион 700 мең сумлык штраф салынды. Шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә – 4 миллион 700 мең сум.
2012 елда якынча 5000 литр күләмендәге алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынды, конфискацияләнде һәм дәүләт милкенә әйләндерелде.
Сатуда яраклылык срогы чыккан, сыйфатсыз 1 миллион 500 мең сумлык продукция ачыкланып, билгеләнгән тәртиптә утильләштерелде.
Татарстан Республикасында аракы җитештерү күләме 5,7 миллион дал тәшкил итте, һәм бу Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч булып тора.
2013 елның 1 гыйнварына республикабызда 7641 сәүдә объектында 2345 оешма алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнә, шул исәптән шәһәрләрдә – 4522, авыл җирлекләрендә – 3119 сәүдә объекты.
2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2831 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сатуга 1292 лицензия бирү, лицензияне яңадан рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте, 585 сәүдә объектында 248 лицензия озайтылды.
Гамәлдәге законны бозган өчен суд тәртибендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга 3 лицензия юкка чыгарылды, 17 лицензиянең гамәлдә булу срогы туктатылды.
Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен кирәкле документлар алу ягыннан, Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Росреестр”, Казначылык департаменты һәм салым органнары арасында ведомствоара хезмәттәшлек системасы эшләнде. Бу җәһәттән асылда “бер тәрәзә” эшләп килә – лицензиягә дәгъва кылучы лицензияләүче органга фәкать гариза һәм сәүдә объектына техник паспорт кына тапшыра. Лицензиатлар гаризаны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлегеннән дә файдалана башлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматында айлык декларацияләр тапшыру процедураларын оптимальләштерү һәм гадиләштерү кысаларында, шулай ук федераль форматта декларацияләрне вакытында тапшыруны тәэмин итү максатыннан чыгып, 2012 елда электрон санлы имза белән электрон декларацияләү системасын гамәлгә кертү эше актив төстә алып барылды. Бүгенгә барлык декларантлар да, федераль форматта, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматында, кәгазьсез генә, электрон санлы имза белән декларацияләр тапшыруга күчерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International