Баулыда эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне узды

2020 елның 19 июне, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлегендә, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүмати дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 2020 елның 18 июнендә Бөтенроссия «ачык ишекләр» көне узды.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында консультациягә язылган барлык эшкуарлар да чарага килгәндә сулыш органнарын һәм кулларны индивидуаль яклау чараларын да үтәделәр.

Кабул итү "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Алатырева Галина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Галиева Кадрия белән берлектә үткәрелде.

Мөрәҗәгать итүчеләрне җәйге верандлар һәм кафелар ачылуга карата таләпләр кызыксындырды, социаль әһәмиятле товарларга бәяләрне җайга салу буенча сорау бирелде.

Барысына да гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International