Арча территориаль органы хезмәткәрләре «сорау-җавап» форматында консультация үткәрделәр

2020 елның 19 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Әтнә муниципаль районыннан кулланучы мөрәҗәгать итте: ательеда, башкаручы материалыннан тегелгән күлмәкне алудан баш тартырга мөмкинме?

- "Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 32 статьясы нигезендә, кулланучы ательега әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны (әйтик, ателье хезмәткәрләренә хезмәт хакы, җиһазларны амортизацияләү һ.б.) түләү шарты белән теләсә кайсы вакытта тегү килешүен үтәүдән баш тартырга хокуклы. Шуңа күрә ателье җитәкчелегеннән мондый чыгымнарны раслаучы документларны таләп итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International