Буа муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы контрольлек итүче субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы сораулары буенча гавами чара үткәрү турында

2020 елның 20 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

* Чараның исеме: ачык чара

* Чараның темасы: "Хокук куллану практикасы мәсьәләләре турында фикер алышу"

* Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы атамасы: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы

* Чараны үткәрү көне һәм вакыты: 2020 елның 29 июне, 14.00 сәг

* Чара үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9 йорт, 1 кат, җитәкче кабинеты

* Чараны уздыру ысулы: видеоконференция режимында киңәшмә (ZOOM)

* Чараның статусы: планлаштырылган

* Чараның кыскача тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.

• Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлү һәм тематикага караган сезне кызыксындырган сорауларны 26.06.2020 кадәр Marina.Tihonova1@tatar.ru/ электрон адресына юллый аласыз.

Мәгълүматны 8(84371)5-94-23 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International