Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Хәтер шәме” акциясендә катнашты

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Ел дәвамында төрле акцияләр үткәреләчәк, шул исәптән «Хәтер шәме»гомуммилли акциясе дә.

«Хәтер шәме» акциясе - совет солдатлары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү.

Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнаштылар.

Ветераннар портретлары белән 6 стенд эшләнде. Алар турындагы мәгълүмат

Instagram, Вк социаль челтәрләрендә #Татарстан_помятитатарстан#свечапамятитатарстан#виртуаль Музее#75 еллык Җиңү хештегы белән урнаштырылган. Ветераннар турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музеенда да бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең – аларның гаилә әгъзаларының фотосурәтләре алар турында кыскача хикәяләре һәм «Хәтер һәм Дан елы 2020» баннерлары макетлары территориаль органның мәгълүмат стендында урнаштырылды.

2020 елның 21-22 июнь төнендә территориаль орган хезмәткәрләре, гаилә әгъзалары белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә шәмнәр кабыздылар.

Акция дәвам итә, хәтер шәмнәре өстәмә рәвештә 2020 елның 24 июнендә Җиңү парады вакытында кабызылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International