Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы узды

30 июнь 2020 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Кереш сүз белән комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

Утырышта түбәндәге темалар буенча докладлар тыңланды:

- 2019 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының коррупция куркынычы белән бәйле булган затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре хакында;

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратының контроль-инспекция бүлекләре һәм территориаль органнары практик эшчәнлегендә коррупциячел хәлләр исемлеген куллану формалары һәм нәтиҗәләре. Коррупциоген фактор буларак тикшерү чараларын үткәргәндә хокук бозулар;

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бюджет акчаларын тотуга һәм мөлкәтен куллануга финанс контроле торышы турында, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча комплекслы программада каралган чараларны тормышка ашыру.

Комиссиядә катнашучылар 2020 елның II кварталында мәгълүмат алу өчен җибәрелгән мәгълүмати-аналитик һәм инструктив материаллардан тезислар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тарафыннан инспекциянең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлегенә уңай бәя бирелде, шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан вазыйфаи бурычларны үтәгәндә коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәүне тикшереп торуны көчәйтү буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International