Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы узды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Кереш сүз белән комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә 2020 елның I кварталында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм коррупциягә каршы эштә өстенлекле юнәлешләр турында җыелма хисап тыңланылды; дәүләт контрактларында җиңүчеләр (атамасы, ИНН) турында белешмәләрнең, контракт хезмәте хезмәткәрләре, контракт идарәчеләре арасында мәнфәгатьләр каршылыгының булмавына, ЕГРЮЛ һәм ЕГРИП мәгълүматларының мәгълүмат базаларында белешмәләргә, сайтларда мәгълүматларга, шулай ук сатып алу процедурасына йогынты ясарга мөмкинлек бирүче хезмәткәрләрнең киңәйтелгән анкета белешмәләре нигезендә үткәрелгән тикшерүләр турында доклад (атама, ИНН) яңгырады.

2020 елның I кварталында мәгълүмат өчен җибәрелгән мәгълүмати-аналитик һәм инструктив материаллардан тезислар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тарафыннан инспекциянең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлегенә уңай бәя бирелде, шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан вазыйфаи бурычларны үтәгәндә коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәүне тикшереп торуны көчәйтү буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International